Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2021, 20:43

Казанның казанышларын Дубайда «Экспо-2020» бөтендөнья универсаль күргәзмәсендә тәкъдир иттеләр

Чарада 192 ил вәкиле катнашты.

Фото: Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь). Дубайда «Акылларны берләштереп, киләчәкне төзибез» темасына багышланган «Экспо-2020» бөтендөнья универсаль күргәзмәсе уза. Анда 192 илдән килгән катнашучылар үзләренең иң яхшы идеяләрен һәм казанышларын тәкъдим итәләр. Күргәзмәнең Россия павильонында 1-нче октябрьдән 10-нчы октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы көннәре уза, ә эшлекле программа кысаларында бүген Казанны тәкъдир итү булды. Шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре кунакчыллык, алдынгы технологияләр һәм төзекләндерү өлкәсендәге уңышлар турында сөйләделәр. ТР башкаласы делегациясен Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгений Лодвигова җитәкләде.

Татарстанның күпмилләтле башкаласының үсеш үзенчәлекләре, Казанның туристлык потенциалы һәм ел саен уздырыла торган вакыйгалар турында Туризм үсеше комитеты директоры, Казан шәһәре Думасы депутаты Дарья Санникова сөйләде.

Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров «Хәзерге Казан – тотрыклы икътисади үсеш һәм киң мөмкинлекләр буенча динамик шәһәр» дигән доклад белән чыгыш ясады һәм күргәзмәгә килүчеләрне иҗтимагый киңлекләрне һәм «Яшел каркас» рекреацион территорияләрне, Казансу елгасының яр буе территорияләрен үстерү стратегиясе, порт зонасы комплекслын яңарту концепциясе белән таныштырды, иҗтимагый киңлекләрне яңарту тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Куркынычсызлык нигезләре буларак «акыллы шәһәр» оештыру һәм халык өчен уңайлы шартлар булдыру турында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин сөйләде, дип хәбәр иттеләр Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, «Экспо» бөтендөнья универсаль күргәзмәсе һәр 5 ел саен уздырыла һәм иң борынгы һәм иң эре чараларның берсе булып тора.

Барлык яңалыклар