В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда шулай ук язгы каникуллар да күчерелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). 11-нче сыйныфта бердәм дәүләт имтиханының һәм дәүләт чыгарылыш имтиханының вакытыннан алда этабы төп чорга - 25-нче майдан 29-нчы июньгә кадәр күчерелә. Элегрәк расланган график буенча вакытыннан алда имтиханнар 20-нче марттан 13-нче апрельгә кадәр узарга тиеш иде. Имтиханнарны күчерү коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау белән бәйле.
Вакытыннан алда дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашуга гариза биргән чыгарылыш укучыларына, төп чорга гаризаны яңадан теркәү өчен яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казанда шулай ук язгы каникуллар да күчерелде. Укучылар 19-ыннан 31-нче мартка кадәр ял итәчәк.