Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.02.2021, 13:03

Казанның юл хезмәтләре һава торышы аномалиясе нәтиҗәләре белән көчәйтелгән режимда көрәшә

Төнлә бозлы яңгырдан соң юллардагы боз катламының калынлыгы 1,5 см тәшкил иткән.

Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). Узган төндә Казанда яуган бозлы яңгырның нәтиҗәләре белән Казан юл хезмәтләре көчәйгән режимда көрәшә. Магистральләрне һәм тротуарларны бозлавыкка каршы материаллар белән чистарту һәм эшкәртү эшләренә төнлә керештеләр. Ишегалларында керү төркемнәренә һәм тротуарларга сибү эшләре 4.00 сәгатьтән башланды. Хәзерге вакытта эшләр дәвам итә.

Казанның тышкы төзекләндерү комитеты, Татарстан Республикасы Гидрометүзәге мәгълүматларына нигезләнеп, Казанда февраль аенда 35 мм явым-төшем яуган, бу норманың 125%-ын тәшкил итә, дип хәбәр итә. Аларның 9 мм – 13-нче февральгә каршы төндә узган бозлы яңгыр.

Магистральләрдә һәм тротуарларда бозлавык барлыкка килүне булдырмау өчен тәүлеккә 2550 тонна реагент һәм комлы катнашма кулланылган. Юлларга һәм тротуарларга сибү эшендә 120 катнаш юл машинасы, 60 берәмлек кече механизация техникасы, 105 трактор щеткасы, 400 юл эшчесе катнашты.

Төнлә юлларны өч тапкыр эшкәртү һәм себерү башкарылган. Боз катламының калынлыгы 1,5 см га кадәр тәшкил иткән. Хәзер төп шикаятьләр җәяүлеләр зоналарыны торышына туры килә. Мондый һава шартларында реагент һәм ком-тоз катнашмасы аз нәтиҗәле булып чыкты – алар я яңгыр белән юылды, я бозга катып калды, дип билгеләп үтәләр Тышкы төзекләндерү комитетында. Шуңа күрә 6.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр тротуарлар кабат өстәмә норма бозлавыкка каршы материаллар белән тулысынча эшкәртелгән.

Юлларны чистарту эшләре дәвам итә, тротуарларны чистартуга аерым басым ясалды.

Хәзерге вакытта юлларны һәм тротуарларны чистартуда барлык чистарту техникасы паркы эшли. Бер атнада тәүлеккә уртача 615 берәмлек техника чыккан. Юлларны чистарту эшләре көн саен урамнарны мөмкин кадәр күбрәк колачлап алып барыла. Сезон башыннан бирле шәһәр юлларыннан 670 мең тонна кар чыгарылган, шул исәптән 90 мең тонна – узган атнада. Сезон башыннан 62 мең тонна бозлавыкка каршы материаллар тотылган, шуларның 8 мең тоннасы – бер атна эчендә.

Йорт яны территорияләрен җыештыруда 1900 урам себерүче, 130 берәмлек махсус техника һәм 35 ялланып эшли торган машина җәлеп ителгән. 12.00 сәгатькә сибү эшләре шәһәрнең 87% яки 3500 ишегалдында башкарылган. 400 тоннага якын комлы катнашма кулланылган, бу нормадан 4 тапкырга артык, дип хәбәр итәләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында. Эшләрне 13-нче февраль 15.00 сәгатькә тулы күләмдә төгәлләү планлаштырыла.

Барлык яңалыклар