Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.10.2019, 17:52

Казанның юл һәм коммуналь хезмәтләре кышкы шартларда эшләргә тулысынча әзер

Бүген Казан Башкарма комитетында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Башкарма комитетында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды, анда шәһәрнең юл һәм коммуналь хезмәтләренең кышкы шартларда эшләргә әзерлеге, шулай ук авариялелек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров үткәрде.

Кар чистарту техникасы паркында 550 берәмлек исәпләнә

Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Ибраһимов хәбәр иткәнчә, Казанның юл һәм коммуналь хезмәтләре кышкы шартларда эшләргә тулысынча әзер. Ул шәһәр предприятиеләре 15-нче октябрьдән тәүлек әйләнәсе эш режимына күчте, дип искәртте. Моның өчен юл эшчеләре һәм кирәкле санда техника дежурлыгы оештырылган. «Кар чистартуны дүрт подрядчы оешма башкарачак. Кар чистарту техникасы паркында 550 берәмлек исәпләнә. Тротуарларны һәм җәяүлеләр урамнарын җыештыруда 600-гә якын юл эшчесе һәм 90 берәмлек кече механизация техникасын куллану планлаштырыла», - дип хәбәр итте спикер. Ул шулай ук «Буран» оператив планы кысаларында һава шартлары кискен начарланган һәм интенсив кар яву очрагында техника санын мең берәмлеккә кадәр арттыру мөмкинлеге бар, дип өстәде. Бу кар көрәшендә ярдәм итәчәк. Юллардан чыгарыла торган карны утильләштерү өчен стационар кар эретү пунктлары әзерләнгән.

Бозлавыкка каршы эшкәртү өчен, гадәттәгечә, реагентлар һәм ком-тоз катнашмасы кулланылачак. «Ком-тоз катнашмасы тулы күләмдә әзерләнгән – 75 мең тонна. 6,5 мең тонна ике фазалы реагент киләсе елның гыйнвар уртасына кадәр җитәчәк. Агымдагы ел ахырында өстәмә рәвештә 13 мең тонна реагент сатып алу планлаштырыла», - диде Альберт Ибраһимов.

«Ике сезон арасында (һава температурасы нульгә һәм түбән булган вакытта) юлчыларның игътибары иң куркыныч участокларга – төшү һәм күтәрелешләргә, чатларга, тукталыш мәйданчыкларына биреләчәк. Монда юл хезмәтләре техника дежурлыгын оештыралар һәм бозлавыкка каршы материаллар салынган савытлар урнаштырачаклар», - дип ассызыклады ул. Илдар Шакиров ел саен кардан чистарту буенча проблемалар килеп чыккан урамнарга аерым игътибар итәргә кушты.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең барлык районнарында кышкы чорда чистарту эшләре буенча диспетчерлык хезмәтләре эшли. Йорт яны территорияләрен һәм түбәләрне сыйфатсыз чистарту фактлары ачыкланган очракта, шәһәрлеләр бу хакта идарәче оешмага хәбәр итә яки «Ачык Казан» сайтында яки 063 телефоны буенча гариза калдыра ала.

Казанда юл-транспорт һәлакәтләренең саны кимүе күзәтелә

Утырышта шулай ук шәһәр юлларында аварияләр мәсьәләсе турында да фикер алыштылар. Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Игорь Новиков хәбәр иткәнчә, Казанда узган ел белән чагыштырганда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре саны 6%-ка кимегән. Шулай итеп, агымдагы елның 9 аенда шәһәрдә 1352 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорында ЮХИДИ хезмәткәрләре 1439 авария теркәгән.

«Авариялелек күрсәткечләренең кимүе юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча кулланыла торган чараларның нәтиҗәлелеге турында сөйли», – диде И.Новиков. Аварияләрнең сәбәпләренә килгәндә, юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлык күнекмәләре җитәрлек дәрәҗәдә булмавы төп проблема булып тора. «2019 елның 9 аенда тәҗрибәсез машина йөртүчеләр гаебе белән 144 һәлакәт булган, аларда 183 кеше зыян күргән», – дип билгеләп үтте Игорь Новиков. Ул шулай ук шәһәр автомәктәпләре җитәкчеләренә педагогларның квалификация дәрәҗәсен тикшерүгә һәм укучыларның күнекмәләрен бәяләүгә игътибар бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Игорь Новиков шулай ук җәмәгать транспортын йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренә дә тукталды. «9 ай эчендә алар гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны 9,6%-ка кимегән», - дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы.

«Эш нәтиҗәләре бар. Авариялелек кимү күзәтелә, әмма автобус йөртүчеләргә карата сораулар әле дә бар. Башкарма комитет белән килешү нигезендә сез барыгыз да – контрагентлар, һәм сез үз бурычларыгызны тулысынча үтәргә тиеш», - дип ассызыклады Илдар Шакиров. Ул шулай ук машина йөртүчеләрне йөртү культурасына игътибар итәргә һәм аларга тукталыш павильоннарында тукталу кагыйдәләре турында искәртергә кушты.

«Ашыгыч ярдәм бригадасы авария урынына 6-7 минут эчендә килеп җитә»

«Механик җәрәхәтләрдән үлемгә китергән сәбәпләр арасында автомобиль аварияләре беренче урынны били һәм эшкә яраклы яшьтәге гражданнарның инвалидлыгына чыгуның төп сәбәпләренең берсе булып тора», – дип ассызыклады ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Гөлсинә Хуҗиева. Агымдагы елның 9 аенда ашыгыч ярдәм бригадалары юл-транспорт һәлакәтенә 1651 чакыру буенча хезмәт күрсәткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20 чакыруга кимрәк дигән сүз. Зыян күрүчеләр саны 1665 кеше тәшкил иткән, шуларның 272-се – балалар.

Казанда зыян күрүчеләргә барлыгы 1528 белгеч ашыгыч ярдәм күрсәтә, шул исәптән 154 табиб, 901 фельдшер, 392 йөртүче. Алар өчен 152 автомобиль каралган, шуларның 2-се – мотоцикл. Станцияләрдә көн саен 8 ашыгыч ярдәм медицина бригадасы формалаша, дип сөйләде Гөлсинә Хуҗиева. Тәүлегенә уртача 6 юл-транспорт һәлакәте була, ашыгыч ярдәм бригадасы 6-7 минут эчендә авария булган урынга барып җитә.

Табиблар зыян күрүчеләрне беренчел тикшерәләр һәм аларга беренче ярдәм күрсәтәләр, шуннан соң, кирәк булса, травмпунктларга китерәләр. Казанда бүген 7 көнлек һәм 5 тәүлек буе эшли торган травмпункт эшли.
Фоторепортаж
Казан Башкарма комитетында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы узды
Барлык яңалыклар