Тәүлек эчендә 634 тонна бозлавыкка каршы матдә кулланылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы март). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре Казан урамнарыннан 2 мең тоннага якын кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 386 юл эшчесе һәм 390 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 166 катнаш юл машинасы, 2 кар төягеч, 96 трактор щеткасы, 3 грейдер, 53 фронталь төягеч, 26 "Барсик" мини-төягече, 41 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 634 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 122 тонна реагент һәм 512 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 359 юл эшчесе һәм 201 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.