Җәдвәлгә үзгәрешләр 1 нче октябрьдән кертелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы сентябрь). 1 нче октябрьдән Аэропорт – Казан маршруты буенча өстәмә шәһәр яны поезды йөриячәк. Пассажирларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен җәдвәлгә үзгәрешләр кертелә.
6713 нче номерлы поезд Аэропорт станциясеннән көн саен 20:35 сәгатьтә китәчәк, Казан станциясенә 21:05 сәгатьтә килер дип көтелә. Поезд Юбилейная, Комбинат, Березовая роща, Вахитово станцияләрендә тукталыш ясаячак, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.
Казан – Аэропорт – Казан маршрутына 2015 елдан «Содружество» шәһәр яны компаниясе хезмәт күрсәтә. Көн саен 6 пар поезд йөри, хәрәкәт җәдвәле халыкара аэропортның очыш графигын исәпкә алып эшләнгән.
Маршрутлар турында тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә) телефоны буенча, шәһәр яны пассажирлар компаниясе сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында, шулай ук кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында белергә була.