В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Составларның хәрәкәт интервалы 5 минутны тәшкил итә
Фото: Марат Мөгыйнов
Өстәмә поезд линиягә көн саен иртәнге (07:00 дән 09:00 гә кадәр) һәм кичке (17:00 дән 19:00 гә кадәр) пик сәгатьләрдә чыга. Составның хәрәкәт интервалы 5 минутны тәшкил итә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ел башыннан Казан метрополитены 5,2 миллионнан артык пассажир ташыган – бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 28% ка күбрәк. 2023 елда җир асты җәмәгать транспортыннан 35 540 823 тапкыр файдаланганнар.