В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Состав ТР башкаласыннан 7 нче октябрьдә китәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы сентябрь). Горький тимер юлында ихтыяҗ арту сәбәпле Казан белән Самара арасында өстәмә 557/558 нче номерлы поезд билгеләнде.
Состав Казаннан 7 нче октябрьдә 21:20 дә китә һәм икенче көнне Самарага 10:25 тә килә. Поезд юлда Яшел Үзән, Ульяновск Центральный һәм Жигулевское Море станцияләрендә тукталышлар ясаячак.
Самарадан поезд 8 нче октябрьдә 19:25 сәгатьтә кузгалачак һәм Татарстан башкаласына икенче көнне 6:52 сәгатьтә килеп җитәчәк. Поезд Сызрань, Ульяновск Центральный, Буа һәм Яшел Үзән станцияләрендә тукталышлар ясаячак.
Поезд составында заманча купе вагоннары, аз хәрәкәтле пассажирлар өчен зурайтылган мәйданлы һәм махсус җайланмалары булган вагон бар. Вагоннар уңайлы сәяхәт өчен кирәкле барлык әйберләр, шул исәптән кондиционерлар, гаджетлар өчен розеткалар белән җиһазландырылган, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.
Йөрү документларын «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайтында, «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасы яки тимер юл кассаларында рәсмиләштерергә мөмкин. Ерак араларга йөрүче поездлар җәдвәле турында өстәмә мәгълүматны «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең клиентларга ярдәм күрсәтү үзәгендә +7(800)775-00-00 телефоны буенча (шалтырату Россиянең барлык төбәкләреннән бушлай), шулай ук «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайтында белергә була.