В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бушлай дәресләр якшәмбе көннәрендә узачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь). Казан укучылары мәктәптә алган биология буенча белемнәрен практикада ныгыта алачак. Горки-Әмәт урманы территориясендә «Йорт» экоүзәгендә бу предмет буенча 7-11-нче сыйныф укучылары өчен өстәмә дәресләр оештырыла.
Укулар якшәмбе көнне 12:00 сәгатьтә бушлай узачак. Аларны 10 еллык стажы булган укытучы Альбина Хәлиуллина алып барачак. Өлкән сыйныф укучылары булган теоретик белемнәрен тулыландыра, практик мәсьәләләрне хәл итү күнекмәләрен ала һәм ныгыта, шул рәвешле, биология буенча чыгарылыш имтиханнарына әзерләнә алалар. Язылу өчен элемтәләр экоүзәкнең Instagram-аккаунтында бастырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Йорт» экоүзәге Шәһәр балалар экология-биология үзәге базасында эшли. Экологик-биологик юнәлештәге түгәрәкләрдә даими рәвештә мастер-класслар, балалар һәм өлкәннәр өчен, шул исәптән бюджет нигезендә экспертлар белән тематик очрашулар үткәрелә, ә быелдан җәйге балалар лагере оештырыла башлады.