В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар тукталышларсыз йөриячәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Бүген, 16-нчы сентябрьдә, популяр башкаручының концерты белән бәйле рәвештә, Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгенә өстәмә шәһәр яны поездлары йөриячәк.
7604-нче номерлы Казан – Аэропорт поезды 17:55 сәгатьтә китәчәк, 18:15 сәгатьтә килеп җитәчәк. 7605-нче номерлы Аэропорт – Казан поезды 21:30 сәгатьтә китәчәк, 21:50 сәгатьтә килеп җитәчәк. Алар тукталышларсыз йөриячәк.
Шулай ук Казан – Аэропорт – Казан маршрутында көн саен 6 пар шәһәр яны поездлары йөри. Алар Казан станциясеннән 7:40, 9:40,12:25, 14:45, 18:10, 19:46, Аэропорт станциясеннән 6:35, 8:50, 11:30, 13:45, 17:15, 18:54 сәгатьтләрдә китә. Поездлар бөтен тукталышлар белән йөри.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе), сайтта, Пригород мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларында мәгълүмати стендларда алырга мөмкин, дип хәбәр итә Содружество акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.