Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.01.2025, 11:59

Казанның 52 троллейбус һәм трамвайларында өстәмә валидаторлар урнаштырдылар

Җир өсте электр транспортында юл йөргән өчен түләргә барлыгы 86 җайланма барлыкка килде

ТР башкаласында юл йөргән өчен кондукторсыз түләү өчен терминаллар белән өстәмә рәвештә 52 берәмлек җир өсте электр транспорты җиһазландырылган. Троллейбусларда һәм трамвайларда барлыгы 86 валидатор урнаштырылган. Электрон җайланмалар пассажирлар агымы күп булган маршрутларда барлыкка килде, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» матбугат хезмәтендә.

Бүгенге көндә линиягә чыгучы барлык 244 берәмлек электр транспорты түләүнең кондукторсыз системасы буенча эшли. Җәй көне шәһәрнең барлык трамвай һәм троллейбусларында керү һәм чыгу урыннарында тоткаларга өчәр терминал урнаштырганнар. Хәзер зур пассажир агымы булган маршрутларда тагын икешәр өстәмә компостер барлыкка килде.

Әгәр банк яки транспорт картасы буенча юл йөрү өчен түләү мөмкинлеге булмаса, пассажирлар йөртүче белән акчалата исәп-хисап ясарга һәм аннан кәгазь билет алырга мөмкин. Шулай ук шәһәр халкының геолокация һәм QR-код буенча түләү ысулы да бар. Алардан «Казан транспорт» мобиль кушымтасында файдаланырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары троллейбусларда һәм трамвайларда йөрү өчен 23 мең тапкырдан артыграк геолокация буенча түләгәннәр. Хезмәт ике ай элек күрсәтелә башлады. Бу вакыт эчендә «Казан транспорт» сервисын 108 мең кулланучы йөкләп алган.

Барлык яңалыклар