Мондый чикләү «Барс» һәм «Ирбис» хоккей клубларының өй матчларына да кагыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Казанда «Яшел дерби» буш трибуналар белән узачак. Мондый карар Татарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә бәйле рәвештә кабул ителде. Мондый чикләү «Барс» һәм «Ирбис» хоккей клубларының өй матчларына да кагыла.
18-нче һәм 20-нче мартта «Ак Барс» һәм «Салават Юлаев» командалары арасындагы ярымфинал матчларына билетлар сатып алган җанатарлар үз акчаларын кире кайтара алачак. Әгәр дә тамашачылар билетларны «Татнефть Арена» кассасында сатып алган икән, анда паспорт белән мөрәҗәгать итәргә һәм акчаларны кире кайтару өчен гариза язарга кирәк. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон аша ачыкларга була: +7(843) 527-85-85.
Онлайн-билет сатып алучыларга гариза формасын тутырырга һәм аны ticket@mail.tatneftarena.ru электрон адресы буенча җибәрергә кирәк. Кире кайтару процессы турында тулырак мәгълүматны +7(843) 527-85-48 телефоны аша белергә була, дип хәбәр итә «Ак Барс» хоккей клубы матбугат хезмәте.