В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Калинин урамындагы бина элек Казанның тарихи кыйммәтле шәһәр төзелеше объекты статусына ия иде.
Фото: Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июль). Казанда Калинин урамы, 13 адресы буенча урнашкан Пашковский-Писарев йорты мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты боерыгы белән мәдәни мирас объектлары билгеләренә ия объектлар исемлегенә кертелде.
Билгеләп үтелгәнчә, XIX гасыр уртасында төзелгән ике катлы бина тарихи яктан кыйммәтле шәһәр бизәү объекты статусына ия булган. Ул архитектор Христофор Пашковскийныкы, аның проекты буенча Булакта Реаль училище төзелгән, шулай ук Казан руханилар академиясе профессоры Леонид Писаревныкы булган.
Йортны мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертү турындагы гариза белән Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте бүлекчәсе (ТРО ВООПиК) мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә белгечләр җәлеп итеп, бинаны карау буенча комиссия төзелгән. Комиссиянең алга таба эше закон белән билгеләнгән срокта, 90 эш көне дәвамында, законнар таләпләренә туры китереп башкарылачак, дип хәбәр ителә учреждение сайтында.
«Тарихи кыйммәтле шәһәр объекты статусы белән мәдәни мирас объекты билгеләренә ия объект статусы арасындагы аерма китерелгән
зыян өчен җаваплылыкта чагыла. Беренче очракта ул – административ, ә икенчесендә – җинаять җаваплылыгына кадәр. Мәдәни мирас объекты билгеләренә ия объект статусындагы теләсә нинди тарихи бина зур куркынычсызлык хәлендә, – дип билгеләп үтә тарихчы һәм краевед Марк Шишкин. – Калинин урамы (элеккеге Третья Гора) соңгы дистә еллар эчендә үзенең гасырлар дәвамында формалашкан кыяфәтен югалтты, шуңа күрә безгә яңа төзелгән йортлар тирәсендә түгел, ә Казанның тарихи өлешендә булуыбызны күрсәткән йортларны саклап калу мөһим».