Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.03.2026, 15:48

«Кошларга йорт»: Казан шәһәренең парклар һәм скверларында 80 сыерчык оясы урнаштырачаклар

12 оя XIX гасыр ахырындагы тарихи йортларның төзелешен хәтерләтә

Фото «Заря» торак комплексы белән тәкъдим ителде

Татарстан Республикасы башкаласының парклар һәм скверларында 80 сыерчык оясын урнаштыра башладылар. Оялар ай ахырына кадәр «Кошларга йорт» проекты кысаларында 21 иҗтимагый киңлектә барлыкка киләчәк. 12 оя XIX гасыр ахырындагы тарихи йортларның төзелешен хәтерләтә. Кечкенә йортлар шәһәрне матурлап кына тормаячак, ә КФУ орнитологларына фәнни күзәтү эшләрен алып барырга, егермегә якын кош төренең токымын арттыруда ярдәм итәчәк, дип көтелә.

Инициатива Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе «Заря» торак комплексын төзүче ширкәт белән берлектә гамәлгә ашырыла. Әлеге вакытка 80 ояның 62 есе агачларга эленгән инде. Калганнарын ай ахырына кадәр урнаштырып бетерәчәкләр. 1 апрельгә – Халыкара кошлар көненә – кошлар яңа ояларын табар дип көтелә.

«Әлеге проект үзендә мәдәниятне, экологияне һәм тарихны берләштерде. Әлбәттә, мондый инициатива социаль җаваплы бизнес катнашыннан башка тормышка ашырыла алмас иде. Бары тик эшмәкәрләр, иҗтимагый оешмалар, муниципалитет, шәһәр халкы белән бергә эшләгәндә генә шундый уңай мисаллар барлыкка килә», – дип билгеләп үтте пресс-конференциядә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов.

Һәрбер сыерчык оясы кошларның яшәү шартын яхшырту өчен орнитологлар киңәшләре буенча төзелгән. Төрле зурлыктагы кошлар йортлы булсын өчен, ояларның зурлыгын да төрле итеп эшләделәр.

Орнитолог Илгизәр Рәхимов сүзләренчә, чыпчыклар, чебенчеләр, кызыл койрыклар кебек кошларның саны кими, сыерчыклар да аз калды. Шуңа күрә «Кошларга йорт» проекты бик мөһим: ясалган ояларны агачларга элү 80 кош парына ышанычлы йорт бүләк итә, бу кошлар токымының дәвамын үстерүдә ярдәм итә.

Орнитолог ярдәме белән студентлар кошларның ояларга урнашуын күзәтә һәм кошлар токымын арттыруда тәкъдимнәр һәм киңәшләр төзәячәк. Илгизәр Рәхимов көзгә фәнни төркем күзәтү эшләренең нәтиҗәләре буенча йомгак ясаячак һәм тулы хисап тәкъдим итәчәк, дип әйтте.

Тарихи яктан да проектның үзенчәлеге бар – 12 кош оясы XIX гасыр ахырындагы тарихи йортларның кечкенә күчермәсен хәтерләтә. Аларны Казанның үзәк паркларында урнаштырачаклар. Мәсәлән, Жуковский урамындагы Пятницкий йортының кечкенә игезәге «УРАМ» экстрим-паркының яр буенда, Нагорная урамындагы Ана утарының кечкенә өлгесе Фукс бакчасында урнашачак.

«Хәзерге Казан – тиз яңаручы, замана белән бергә үсүче шәһәр. Әмма 18 гасырда 90% йортлар агачтан ясалган булган. Бу проект шул чордагы шәһәр истәлеген, мәдәни мирасны һәм экология темасын бергә берләштерде», – дип ассызыклады В.И.Ленин музей-йорты урынбасары Марк Шишкин.

«Проект әлегә эшләнеп бетмәгән – кошларның гамәлләрен даими күзәтеп тору өчен, камералар кую турында фикер алышабыз», – дип уртаклашты Пакрлар һәм скверлар дирекциясе арт-директоры Асия Гиззатуллина.

Сыерчыклар оясын онлайн картадагы урын билгеләре буенча табарга була.

«Бу кайчандыр бер кечкенә фикер генә иде, һәм бүген аны шәһәр һәм фәнни берләшмә белән бергә чынга ашыра алу – бик зур бәхет! Шәһәрлеләрнең табигать белән кызыксынуын, кошларның һәм хайваннарның яшәү рәвешенә битараф булмавын аңладык», – дип сөйләде «Заря» төзүче ширкәт директоры Айгөл Сәләхиева.

«Кошларга йорт» проекты кысаларында җәй көне казанлыларга бушлай орнитологик экскурсияләр һәм лекторийлар оештырылачак.

Барлык яңалыклар