Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.12.2024, 14:01

Казан предприятиеләренең 288 хезмәткәренә хезмәт хакы буенча бурычларын түләделәр

Күчерелгән акчаларның гомуми күләме 26,5 млн сум тәшкил итте

Казанда предприятиеләрнең 288 хезмәткәренә 26,5 млн сумнан артык хезмәт хакы буенча бурычларын түләгәннәр. Социаль минимумнардан түбәнрәк хезмәт хакы алган тагын 175 хезмәткәргә өстәмә акча күчергәннәр. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

Ел башыннан халыкның тормыш дәрәҗәсен, хезмәтне күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча Шәһәр һәм Территория комиссияләре 66 киңәшмә үткәрде. Алар шәһәрнең 614 оешмасының финанс-хуҗалык эшчәнлеген карадылар.

«Ел саен комиссияләр хезмәткәрләрнең барлык хезмәт хокукларын үтәүгә бәйле мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен күп көч куя, шул исәптән хезмәт хакын вакытында түләү, хезмәткәрләрне күләгәле эштән чыгару, оешма хезмәткәрләрен социаль тәэмин итү һәм предприятиеләрдә хезмәт шартларын саклауны да», – дип ассызыклады Илдар Шакиров. Киңәшмә йомгаклары буенча 54 оешмада хезмәт ияләренең социаль минимумнардан түбәнрәк хезмәт хакы алулары турындагы мәгълүмат расланды — 175 хезмәткәргә өстәмә акча күчерелде. 560 компаниядә мәгълүмат расланмаган: 297 предприятие хезмәткәрләре тулы булмаган эш режимында эшли; 263 оешмада хокук бозулар ачыкланмаган.

«Билгеләп үтәм, предприятиеләр исемлекләре Башкарма комитетка салым органнарыннан хезмәт хакын социаль минимумнардан түбәнрәк түләүне бозу мәсьәләсен оператив карау өчен килә», — дип игътибарны юнәлтте Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Хезмәт хокукларын яклау, керемнәрне легальләштерү һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьне Казан халкы «Халык контроле» системасында яисә +7(843)299-16-53 кайнар линиясе буенча калдыра ала, дип өстәде ул.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 02.12.2024
Видеорепортаж
02.12.2024 12:27
10 ай эчендә Казанда хезмәтне саклау буенча 21 утырыш үткәрелде
Барлык яңалыклар