Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.01.2019, 14:34

"Игелекле боз", "Урманда әкиятләр" һәм керлинг буенча турнир - ял көннәрендә казанлылар шәһәр паркларында һәм скверларында ял итәчәк

"Черек күл" паркында шугалакта фигуралы шуу буенча соңгы мастер-класс узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Ял көннәрендә Казан халкы һәм кунаклары фигуралы шуу буенча мастер-класста катнаша, керлинг буенча турнирда көч сынаша һәм "Игелекле боз" хәйрия акциясенә кушыла алачаклар.

12 гыйнварда "Черек күл" паркында фигуралы шуу буенча бушлай мастер-класс узачак. Чара 12.20 сәгатькә планлаштырылган.

Шунда ук Татарстан Республикасының керлинг федерациясенең беренче ачык ярышлары да узачак. Катнашучыларның барысы да үзара көч сынаша алачак, ә аларга профессиональ спортчылар ярдәм итәчәк. Катнашу өчен +7 (903) 061-31-81 телефоны буенча теркәлергә кирәк. Ярышлар 16.00 сәгатьтә башлана.

Горки-Әмәт урманында "Урманда әкиятләр" проектының йомгаклау очрашуы узачак. "Лес" кафесында җылы атмосферада бирегә килүчеләргә матур кышкы әкиятләр укыячаклар. Чара 17.00 сәгатькә планлаштырылган.

13 гыйнварда "Черек күл" паркында Казанда "Рональд Макдональд йорты" түләүсез гаилә кунакханәсенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән "Игелекле боз" хәйрия акциясе узачак. Парк кунакларын бозда матур музыкаль тамаша һәм барлык теләүчеләр өчен мастер-класслар көтә. Чарада кул эшләнмәләре ярминкәсе эшләячәк, анда шәһәр халкы балалар һәм аларның әти-әниләре, түләүсез кунакханә волонтерлары һәм Казан дизайнерлары ясаган эшләнмәләр һәм сувенирлар сатып ала алачак. Барлык җыелган акчалар түләүсез гаилә кунакханәсе уникаль проектын үстерүгә тотылачак. Сүз уңаеннан, 13 гыйнварга кадәр прокатка алып тимераякларда шуачак шәһәрлеләр һәм кунаклар да игелекле эш башкара – инвентарьны прокатка алуның бер өлеше авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итүгә тотылачак.

"Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта быел шәһәрнең төп чыршысы урнаштырылган, бу көнне иске яңа ел бәйрәме булачак. Шәһәрлеләр өчен кызыклы программа әзерләнгән, аның башы 13.00 сәгатькә планлаштырылган.

"Крылья Советов" паркында Казан шәһәренең католик мәхәлләсенең Изге Цецилия хоры рус, итальян һәм латин телләрендә Раштуа җырларын башкарачак. Копылов ур., 16.00 адресы буенча паркка төп керү урыны янында җыелырга, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Барлык яңалыклар