Яңа нокта Киров районындагы паркта эшли башлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Казанның «Мәрхәмәтле фудтрак» яңа ноктада – Киров районындагы паркта эшли башлады. Бүген йортсызлар һәм мохтаҗлар кайнар аш, гигиена чаралары җыелмаларын ала, шулай ук медиклар һәм юристлардан консультация ала алдылар.
«Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Марат Исмәгыйлев сөйләвенчә, фудтракны Петров паркында атна саен – һәр пәнҗешәмбе көнне 11.30 сәгатьтә оештыру планлаштырыла. «Бүген без биредә 50 порциягә кадәр кайнар аш һәм гигиена җыелмасын таратырга планлаштырабыз. Теләге булган һәм мохтаҗ булган һәркем аш, ит, икмәк һәм эчемлек – чәй яки компот ала алачак. Шулай ук шәхси гигиена чаралары җыелмасын әзерләдек, алар үз эченә шампунь, теш щеткасы һәм пастаны, гигиена салфеткаларын һәм башкаларны ала», - дип аңлатты ул.
Социаль хезмәткәрләр дә кайнар ризык һәм гигиена җыелмасы алырга килә. Алар аны үзләренең опекаларындагы кешеләргә - инвалид, өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүчеләргә тарата. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Вәсилә Фәтхетдинова бүгенге көндә күзләре начар күрү буенча беренче төркем инвалидына барырга җыенуын, аның «Мәрхәмәтле фудтрак»ка килеп җитә алмавын әйтте.
«Мәрхәмәтле фудтрак» проекты Казанда 2017 елның ноябрендә старт алды. Бу вакыт эчендә 15 меңнән артык кайнар туклану порциясе таратылган.
Узган елдан башлап мохтаҗлар, кайнар аш белән генә чикләнмичә, түләүсез медицина һәм юридик ярдәме дә ала алганнар. «Мохтаҗлар мөрәҗәгать иткән мәсьәләләрнең иң киң таралганы - документларны торгызу. Шулай ук алар кайда бушлай төн кунарга, ашарга, медицина ярдәме алырга яки анализ тапшырырга мөмкин икәнлеген дә сорыйлар», - дип сөйләде проектның партнеры - «Яңа гасыр» хәйрия оешмасы башкарма директоры Эльмира Әхмәтҗанова.
Шәһәрдә «Мәрхәмәтле фудтрак»ның барлыгы өч локациясе бар, анда авыр тормыш хәлендә калган кешеләрнең кайнар төшке аш алу мөмкинлекләре бар. Мисал өчен, фудтрак Борһан Шаһиди урамы буенча урнашкан сквердан ерак түгел урнашкан парковкада дүшәмбе көнне – 13.30 сәгатьтә, чәршәмбе көнне – 10.30 сәгатьтә, пәнҗешәмбе көне – 14.00 сәгатьтә, җомга көнне – 9.30 сәгатьтә һәм шимбә көнне 14.00 сәгатьтә туктала. Сишәмбе көнне 14.30 сәгатьтә фудтрак Ветераннар йортына килә.
Шәһәр халкын әлеге проектка ярдәм итәргә һәм волонтерлар сыйфатында кушылырга өндиләр. Моның өчен гариза тутырырга яки «Мәрхәмәтле фудтрак» локацияләренең берсенә килергә кирәк.