Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2022, 10:55

«Игелекле Казан» мобилизацияләнүчеләрнең 147 гаиләсенә азык-төлек сатып алырга ярдәм итте

Волонтерлар карамагында 26 гаилә бар – аларга хайваннарны урамда йөртергә, балалар белән утырырга һәм азык-төлек алып кайтырга булышалар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче ноябрь, Юлия Летникова). «Игелекле Казан» 147 мобилизацияләнүченең гаиләсенә азык-төлек сатып алырга ярдәм итте. Шулай ук 64 мохтаҗ кешегә балалар ризыгы һәм памперслар алды, 18 гаиләгә – дару, 14 гаиләгә дәваланырга һәм реабилитация узарга булышты, 6 сына квартплата түләгән, тагын өчесенең көнкүреш техникасын ремонтлаган.

Хәзер волонтерлар карамагында 26 гаилә бар. Волонтерлар аларга балаларын карашырга һәм түгәрәкләргә йөртергә, йорт хайваннарын урамда йөртергә, продуктлар алып килергә булышалар. «Игелекле Казан» ярдәменә мохтаҗлар арасында ике һәм дүрт яшьлек ике бала тәрбияләнә торган гаилә дә бар. «Мин хәзер декрет ялында. Моңарчы ирем ярдәм итә иде, ә хәзер – волонтерлар», – дип сөйләде Алсу. Мобилизацияләнүченең хатынының сүзләренә караганда, «Игелекле Казан» вәкилләре аңа ике ай элек шалтыратып, гаиләдәге ихтыяҗлар турында белешкән. «Безне азык-төлек белән тәэмин иттеләр, логопед-дефектолог дәресләре өчен түләделәр, табибка иртәрәк язылырга ярдәм иттеләр, тиздән памперслар алачакбыз», – дип җиткерде әңгәмәдәшебез.

Гаилә шәһәркүләм ярдәм чараларыннан да файдалана: өлкән бала балалар бакчасына бушлай йөри һәм туклана, аның шулай ук «Батыр» картасы да бар, анысыннан әлегә файдаланып өлгермәгәннәр.

«Игелекле Казан» шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы ирекле ярдәмчеләр гаиләләренә дә ярдәм итә. Мәсәлән, ире «Алга» батальонында хезмәт итүче Анастасия волонтерлар ярдәмен сорап мөрәҗәгать итте. Гаилә 12 һәм 2 яшьлек балалар тәрбияли. Ире киткәч, Анастасиягә этне урамда йөртүдә ярдәм кирәк була, шуңа күрә ул «Игелекле Казан» колл-үзәгенә шалтырата. «Шәһәрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә нәрсә ярдәм итүе турында мин волонтерлык белән шөгыльләнүче танышымнан белдем. Интернетта мәгълүматны таптым һәм кайнар линиягә шалтыраттым. Этне урамда йөртү проблемасын бик тиз чиштеләр – берничә көннән соң безгә ярдәм итәчәк волонтер белән таныштым», – диде Анастасия.

Шәһәрле сүзләренә караганда, «Игелекле Казан» кайнар линиясендә аңа шулай ук шәһәр ташламалары турында да җентекләп сөйләгәннәр. «Без инде олы кызыбызны мәктәптә бушлай ашатуга гариза яздык. Тиздән транспорт картасын һәм «Батыр» картасын алачакбыз», – диде хәрби хезмәткәрнең хатыны. Моннан тыш, волонтерлар гаиләгә азык-төлек һәм дарулар сатып алырга ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хезмәткәрләренә, аларның гаиләләренә һәм Лисичанскида яшәүчеләргә барлык теләүчеләр дә ярдәм итә ала. Гуманитар ярдәм җыю өчен 17 пунктның берсенә исемлектән әйберләр китерү дә җитә. Алар көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшлиләр. Шулай ук казанлылар мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен акча күчерә ала. Моның өчен камераны QR-кодка куярга яки реквизитлар тутырырга кирәк. Түләү максаты – гуманитар ярдәм өчен хәйрия иганәсе.

Барлык яңалыклар