В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электричкага билет булган очракта, утрауга кадәр автобуста бару һәм кайту – бушлай.
Фото: Денис Гордийко
Зөя станциясеннән Зөя утравына кадәр һәм кире юнәлештә уңайлы автобуслар йөриячәк, аларның җәдвәле шәһәр яны поездларының хәрәкәт графигы нигезендә төзелгән:
6001 нче номерлы поезд Казан станциясеннән 8:58 сәгатьтә китә һәм Зөя станциясенә 10:15 сәгатьтә килә. Зөя станциясеннән автобус утрауга 10:25 сәгатьтә кузгала;
6355 нче номерлы поезд Казан станциясеннән 10:27 сәгатьтә китә һәм Зөя станциясенә 11:44 сәгатьтә килә. Зөя станциясеннән автобус утрауга 11:55 сәгатьтә кузгала;
Зөя утравыннан автобус станциягә 14:00 сәгатьтә кузгалачак. 6006 нчы номерлы поезд Зөя станциясеннән 14:30 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 15:44 сәгатьтә кузгала;
Зөя утравыннан автобус 16:10 сәгатьтә кузгалачак. 6358 нче номерлы поезд Зөя станциясеннән 16:43 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 17:58 сәгатьтә киләчәк.
Шәһәр яны поездына билетны күрсәткән очракта, Зөя утравына кадәр автобус белән бару һәм кайту бушлай булачак. Шәһәр яны поездларында төбәк һәм федераль ташламаларның барлык төрләре дә эшли, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча белергә мөмкин: +7(937)625-04-98, +7(917)863-70-68.