“Казан-1” станциясеннән “Каенлык” станциясенә кадәр 16 шәһәр яны поезды йөриячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм аның кунаклары Сабантуй уза торган мәйданчыкка – Идел буе районының Каенлыгына – шәһәр яны поездлары белән бара алачаклар.
“Казан-1” станциясеннән “Каенлык” станциясенә кадәр 00.03, 08.05, 09.50, 12.25, 14.45, 18.05, 20.02, 21.40 сәгатьләрдә кузгала торган шәһәр яны поездларында китеп була. Ул озынлыгы – 11 минут. Кире якка “Каенлык” станциясеннән поездлар 06.51, 09.06, 11.46, 13.36, 17.31, 19.09, 20.57, 22.51 сәгатьләрдә китә. Юл озынлыгы 16 минут дәвам итә. Юлда барган өчен 22 сум түләргә кирәк булачак.
Әлеге маршрутта 16 шәһәр яны поезды йөриячәк. Алар “Казан-1”, “Вахитово”, “Каенлык”, “Комбинат”, “Юбилейная”, “Столбище”, “Аэропорт” станцияләрендә туктап торачак, дип хәбәр итә “Содружество” АҖ.
Искәртергә кирәк, милли бәйрәм Сабантуй Казанда 23 июньдә узачак. Бу көнне Каенлык янында өлешчә хәрәкәт чикләнә. 06.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Оренбург трактыннан һәм Ферма шоссесыннан Каенлыкка илтә торган юлда транспорт чаралары хәрәкәте һәм парковкасы өлешчә чикләнә.