В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр сәнәгать һәм һәвәскәр балыкчылыкка да кагыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). 15-нче апрельгә кадәр Татарстанда Мишә елгасы тамагында балык тотуны тыялар. Чикләүләр сәнәгать һәм һәвәскәр балыкчылыкка да кагыла.
ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау өчен даими рейдлар үткәрәчәк. Тыюлыкны саклау режимын үтәмәгән өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8. 9 маддәсе нигезендә җәза каралган.
Исегезгә төшерәбез, региональ әһәмияттәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләти табигый зоология тыюлыгы Лаеш районы территориясендә урнашкан, ул региональ әһәмияттәге аеруча саклаулы табигать территориясе булып тора. Чикләүләр су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясен һәм аларны яңадан торгызу өчен уңайлы шартлар булдыру максатларында кертелә.