Бу магистраль җылылык үткәргечен реконструкцияләү эшләре башкарылу белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Сентябрь ахырына кадәр Казанда Тэцевский, Челюскин, Копылов урамнары буенча автомобиль юллары буйлап транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтен чикләү озайтылды. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
30-нчы сентябрьгә кадәр Тэцевская урамы буенча чикләү «КМПО-1» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендәге 27-нче номерлы йорттан «КМПО-1» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә урнашкан 103-нче номерлы йортка кадәр, Челюскин урамы буенча – Тимирязев урамындагы 3-нче номерлы йорт янында, Копылов урамы буенча – Тэцевская урамы белән кисешкән урында, «Рубин» стадионы ягында һәм каршы якта.
Бу магистраль җылылык үткәргечен реконструкцияләү эшләре башкарылу белән бәйле.