Вакытлыча чикләү газүткәргечне капиталь төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Казанда Гагарин урамы буенча хәрәкәтне чикләү 31-нче октябрьгә кадәр озайтылды. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
31-нче октябрьгә кадәр Гагарин урамы буенча урнашкан Торак урамыннан Силикат урамына кадәрге участокта транспорт хәрәкәте чикләнә.
Вакытлыча чикләү газүткәргечне капиталь төзекләндерү эшләре белән бәйле.