Иртәгә Казанда һава +29 градуска кадәр җылыначак.
Фото: Денис Гордийко
Бүген төнлә Казанда һава +16 градуска кадәр җылыначак, җил – төньяк-көнчыгыштан, көчсез. 16 нчы августта көндез Татарстан Республикасы башкаласында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез булачак. Һаваның максималь температурасы +29 градус тәшкил итәчәк.
16-18 нче августта Татарстанда явым-төшемсез булыр дип фаразлана. Төнлә +7 дән +12 градуска кадәр, көнбатышта +17 градуска кадәр, көндез +24 тән +29 градуска кадәр булачак, дип хәбәр ителә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.
Шимбә көнне, 20 нче августта, атмосфера фронты якын булу сәбәпле, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал.