Бу коммуникацияләр чыгару һәм светофор объектларын үзгәртеп кору белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). Казанда июль ахырына кадәр Габдулла Тукай, Борһан Шәһиди һәм Сәетгалиев урамнары буйлап транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
31-нче майдан 30-нчы июльгә кадәр хәрәкәт түбәндәге адреслар буенча чикләнәчәк:
Габдулла Тукай урамы буйлап, Зәйни Солтан урамыннан алып Татарстан урамына кадәр участокта;
Борһан Шәһиди урамы буйлап, Габдулла Тукай урамыннан 1/1-нче номерлы бинага кадәр участокта;
Сәетгалиев урамы буйлап, Борхан Шәһиди урамыннан алып Сәетгалиев урамындагы 6-нчы номерлы йортка кадәр.
Бу коммуникацияләр чыгару һәм светофор объектларын үзгәртеп кору белән бәйле.