В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моның өчен Россия Социаль фондының клиент хезмәтләренә яки дәүләт хезмәтләре порталына хәбәрнамә җибәрергә кирәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче декабрь). Быел пенсия тупланмаларын башка фондка күчерү турында гариза биргән татарстанлылар декабрь ахырына кадәр карарларын үзгәртә ала. Моның өчен Россия Социаль фондына иминиятләштерүчене алмаштырудан баш тарту турында хәбәрнамә тапшырырга кирәк. Документ фондның клиент хезмәтләрендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында кабул ителә.
Хәбәрнамә пенсия тупланмаларын Россия Социаль фондыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына, бер дәүләтнеке булмаган фондтан икенче дәүләтнеке булмаган фондка яисә дәүләтнеке булмаган фондтан социаль фондка күчерүне гамәлдән чыгарырга мөмкинлек бирә.
Пенсия тупланмалары белән кем идарә итүен һәм фондны алыштыру турында гариза бирелгәнме икәнен Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яки Социаль фондның клиентлар белән эшләү офисларында белергә мөмкин.
Тупланмаларны Фондлар арасында күчерү турында гаризаларны кабул итү 2 нче декабрьдә тәмамланды. Якынча мәгълүматларга караганда, быелның 11 аенда татарстанлылардан 6 меңнән артык гариза кабул ителгән.
Социаль фонд пенсия тупланмаларын вакытыннан алда күчерергә карар кылган барлык татарстанлыларны инвестиция керемен югалту куркынычы барлыгы турында кисәтте. Тупланмалар бер фондта 5 елдан кимрәк сакланган һәм шул вакыт узганчы башка фондка күчерелгән очракта закон нигезендә инвестиция керемнәре тотып калына.