В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Татарстан рәисенең республика Дәүләт Советына юллама яңгыратуы белән бәйле
Казанда Пушкин урамында транспорт хәрәкәтен һәм парковкасын чикләделәр. Көн ахырына кадәр Карл Маркс урамыннан алып Большая Красная урамына кадәр участок ябылачак. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Хәрәкәтнең чикләнүе Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына еллык юлламасын укуга бәйле. Исегезгә төшерәбез, чара С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак. Юлламаны сылтама буенча күзәтергә мөмкин булачак. Трансляция 10:00 дә башлана.