В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өстәмә транспорт Радоницага, Җиңү көненә, шулай ук Троица алдыннан булган ата-аналар шимбәсенә билгеләнгән
Казанда 29 апрель (Радоница), 9 май һәм 7 июнь көннәрендә (Троица алдыннан булган ата-аналар шимбә) зиратларга кадәр өстәмә автобус маршрутлары билгеләнгән, дип хәбәр иттеләр шәһәр башкарма комитетының транспорт буенча комитетында.
«Җиңү проспекты – Самосырово зираты» маршруты буенча 201 нче номерлы 7 автобус йөриячәк.
202с номерлы 6 автобус «Чехов базары – Самосырово зираты» маршрутына билгеләнгән.
Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр өчен 204 нче «Дәрвишләр бистәсендә зират» дигән бер автобус әзерләгәннәр.
Тагын бер 205 нче автобус «Тимерюлчылар мәдәният йорты – Юдино зираты» маршруты буенча йөриячәк.
Ленин исемендәге мәдәният йортыннан Сухая Река зиратына кадәр 206с номерлы дүрт автобуста барып җитәргә мөмкин булачак.
207нче автобусның берсе «Самосырово зираты – «Курган» зираты» маршруты өчен әзерләнгән.
«Гаврилов урамы – Сухая Река т.м.дагы зират» маршруты буенча 208нче номерлы алты автобус йөриячәк.
Вахитов мәйданыннан Татар зиратына кадәр 209с номерлы бер махсус автобус йөри.
Тагын бер 210 нчы автобус «Самосырово зираты – Мөселман зираты» маршрутына билгеләнгән.
Ике автобус «Халитов урамы – Киндер зираты – Чебакса т.м» 84 нче маршруты буенча йөриячәк (Курган зиратында керү белән).
Моннан тыш, кайбер автобуслар эш көне графигы буенча йөриячәк. Алар арасында 2 нче номерлы «Аметьево м.ст.» – ЦУМ» тукталышы, 23 нче номерлы, «Р.Яхин урамы – Мирный т.м.» тукталышы, 37а номерлы «Сухая Река – Ленин исемендәге КДК» тукталышы, 46 нчы номерлы «Экопарк Дубрава» – Профилакторий» тукталышы, 56 нчы номерлы «Р.Яхин - Петровский ур.» тукталышы, 71 нче номерлы «5 нче шәһәр хастаханәсе – Константиновка т.м.» тукталышы, 72 нче номерлы «Г.Камал исемендәге театр – Профилакторий» маршруты автобуслары.