В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фестиваль көнендә 36, 36а, 46, 72, 116 номерлы автобуслар хәрәкәт ешлыгын арттырачаклар
Иртәгә, 16 августта, Аккош күлендә ел саен уза торган Гастрофест җәеләчәк. Шәһәр кешеләренә уңайлы булсын өчен фестиваль мәйданчыгына бушлай шаттллар оештыралар һәм маршрут автобусларының хәрәкәт ешлыгын арттырачаклар.
Шулай итеп, Аккош күлендәге мәйданга шаттлларда түбәндәге нокталардан бушлай барып җитәргә мөмкин булачак:
Горький шоссесы, 28 адресы буенча «Мегастрой» гипермаркетын парковкасыннан;
Залесная урамы буйлап заправка белән янәшә «Ремплер торак массивы» тукталышыннан.
Гастрофестивальгә кадәр җәмәгать транспортында да барып җитәргә мөмкин булачак. Фестиваль көнендә 36, 36а, 46, 72, 116 номерлы автобуслар хәрәкәте ешлыгы артачак.
Кунаклар шәхси автомобильдә машина кую урынында транспорт чарасын калдыра алачак. Ә җәяүле йөрүчеләр өчен «Аккош күле» тукталышыннан күлләр каскады буйлап маршрут оештырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Аккошта Гастрофест» Аккош күленең урман-парк зонасында бишенче тапкыр узачак. Чара Татарстан башкаласында 40 меңнән артык кешене һәм кунакларны җыячак. Килүчеләрне гастрономик төрлелек, бай күңел ачу программасы һәм танылган артистларның чыгышлары көтә.