5 майга кадәр Казанда Р.Зорге урамының 66/1 номерлы йорты янында хәрәкәт чикләнә
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар). Казанда 5 майга кадәр Р.Зорге урамының 66/1 номерлы йорты янында хәрәкәт чикләнә. 2018 елның 17 гыйнварыннан 86р номерлы карар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылды.
Хәрәкәт чикләнү “Җиңү проспекты” метро станциясе янында демонтажлау камерасы төзү белән бәйле.