Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.11.2023, 11:28

Казан Мэрының стипендияләрен тапшыру конкурсында катнашучыларның яшьләре 35 яшькә кадәр арттырылды

24 нче ноябрьгә кадәр гариза бирергә мөмкин

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче ноябрь, Юлия Летникова). 24 нче ноябрьгә кадәр Казанда шәһәр Мэрының стипендияләренә конкурста катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Быел тикшеренү һәм практик эшләр 35 яшькә кадәрге яшьләрдән, шул исәптән аз фәнни тәҗрибәсе булган кешеләрдән кабул ителә. Конкурсның яңалыклары турында шәһәр Башкарма комитетындагы аппарат киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сөйләде.

«Ел саен без яшь казанлыларның, талантлы мәктәп укучыларының уңышларын билгеләп үтүне һәм укуда, иҗатта югары нәтиҗәләргә ирешкәннәрне рухландыруны үз бурычыбыз һәм эшнең бик мөһим өлеше дип саныйбыз. Студентларны һәм аспирантларны шул рәвешле фәнни эшчәнлеккә генә түгел, ә шәһәр хуҗалыгы мәсьәләләрен хәл итүгә дә этәрәбез. Аңлашыла, аларның барлык тәкъдимнәрен кертү кыен, ләкин безнең эшне һәм шәһәр хуҗалыгын яхшырткан яшьләрнең эшләнмәләрен тормышка ашыруның яхшы мисаллары бар. Шуңа күрә оялып тормаска һәм стипендиягә гариза бирергә чакырабыз», – диде шәһәр Мэры Илсур Метшин.

Алия Заһидуллина сүзләренчә, конкурс югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, аспирантлар, ординаторлар һәм ТР башкаласының яшьләр иҗтимагый оешмалары белгечләре арасында үткәрелә. Катнашучыларга Казан өчен гамәли әһәмияткә ия булган фәнни эшләрне тәкъдим итәргә кирәк. Проектлар шәһәр хуҗалыгы, социаль өлкә һәм яшьләр сәясәте проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән булырга тиеш.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына чакырачаклар. Гариза бирүнең нигезләмәсе, шартлары һәм тәртибе шәһәр Башкарма комитеты карары белән расланган.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр Мэры стипендияләрен тапшыруга конкурс беренче тапкыр 1994 елда уздырылды. 2023 елда ул 29 нчы тапкыр уза. Бу вакыт эчендә экспертлар советы 7 меңнән артык эшне караган. Казанның 1 меңгә якын студенты һәм аспиранты стипендиат булган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.11.2023
Видеорепортаж
13.11.2023 12:32
Казан Мэры стипендиясе конкурсында катнашу өчен гаризалар 24 нче ноябрьгә кадәр кабул ителә
Барлык яңалыклар