В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мондый карар шәһәр Мэры тарафынан халыкка хезмәт күрсәтүче кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итү сыйфатында кабул ителде.
Фото: Денис Гордийко
Исегезгә төшерәбез, быелның язында кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итүнең башка чаралары арасында Казан Мэры Илсур Метшин муниципаль паркингларның эш режимын үзгәртү турындагы карарны раслады. Туристлык тармагы, эре сәүдә-күңел ачу үзәкләре, җәмәгать туклануы һәм тышкы реклама өлкәләре вәкилләре белән очрашуда Мэр агымдагы елның 27-нче мартында бу тармакларның коронавирус «һөҗүме астына» беренчеләрдән булып эләгүен билгеләп үтте. «12 мең кеше гомумтуклану предприятиеләрендә эшли, алар 2280 тирәсе исәпләнә. Бәлки, авыр вакытта бу эшмәкәрлеккә ярдәм итәр», - дип өмет белдерде ул.
Шулай итеп, 20-нче апрельдән эш көннәрендә 7.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр акча алына башлады, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә муниципаль парковкаларда автомобильләрне бушлай калдырырга мөмкин. Элегрәк, әлеге чаралар кабул ителгәнче, муниципаль урам парковкалары өчен түләү эш көннәрендә һәм шимбәләрдә 7.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр алына иде. Әлеге чара 2020 елның 18-нче ноябренә кадәр кабул ителде.
Шәһәр Транспорт комитетында билгеләп үтүләренчә, бүгенгә парковкаларның тулуы күзәтелә, бу парковкаларда 18.00 сәгатьтән соң һәм шимбә көннәрендә ихтыяҗ булуы белән бәйле. Ташламалы режим кече һәм урта бизнес икътисадында уңай чагылыш табачак, дип көтелә.