Чара Халыкара театр көненә һәм Халыкара Җир көненә багышланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Казанда Халыкара театр көненә һәм Халыкара Җир көненә багышланган республика экологик фестиваль-бәйгесе үткәрелә. Чарада катнашу өчен Татарстанның балалар мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре башкаручылары һәм иҗат коллективлары чакырыла. Катнашучыларның яше - 6 яшьтән 18 яшькә кадәр.
Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләрдә билгеләячәкләр: "Драма театры", "Музыкаль театр", "Курчак театры", "Агитбригада", "Композиция", "Миниатюра", "Нәфис сүз".
Бәйге-фестивальдә катнашу өчен 31 мартка кадәр оештыру комитетына түбәндәге адрес буенча гариза тапшырырга кирәк: 420061, Казан, Космонавтлар ур., 57, Шәһәр балалар экология-биология үзәге яки түбәндәге e-mail буенча: gdebcorg@yandex.ru. Гаризага CD, DVD, флэшка яки Youtube видеоязмасы буенча конкурс чыгышының цифрлы видеоязмасын куярга кирәк.
Конкурсның финалы 21 һәм 22 апрель көннәрендә Шәһәр балалар экология-биология үзәге сәхнәсендә узачак. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефоннар аша белергә була: 8(843)273-48-55, +7(917)895-92-21.
Чараны оештыручылар - Шәһәр балалар экология-биология үзәге һәм Республика олимпиада үзәге, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы.