Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.03.2018, 11:02

3 апрельгә кадәр Казанда барлык пар казаннары биналарында планнан тыш тикшерүләр уза

Порт урамы тирәсендә даими схема буенча җылылык белән тәэмин итү заманча пар казаны бинасын төзегәч башкарылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). Порт ур., 17 адресы буенча урнашкан җимерелгән пар казаны бинасын заманча чатыр конструкция белән каплау һәм әлеге пар казаны хезмәт күрсәткән барлык йортларда җылылык режимын торгызу эшләре тәмамланды.

Искәртергә кирәк, авария узган шимбә,17 мартта, булды. Бинаның түбәсе һәм диварлары өлешчә ишелде, зыян күрүчеләр юк. Шул сәбәпле Мехчылар урамында хәрәкәт ябылды.

Авария аркасында 12 торак йорт һәм бер балалар бакчасы җылысыз калды. Әлеге биналарда җылылык вакытлыча схема буенча оештырылды. Ягу сезоны тәмамланганчы, ике йорт “Татфлот” АҖ пар казанына тоташтырылды, калган 10 йорт һәм балалар бакчасы – “Казэнерго” АҖ пар казанына. ТКХ комитеты мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә авария урынында көйләү эшләре тәмамланган. “Даими схема буенча җылылык белән тәэмин итү заманча пар казаны бинасын төзегәч, территориянең үсеш перспективаларын исәпкә алып, башкарылачак”, - дип хәбәр итәләр белгечләр.

“Казэнерго” АҖ алдан алынган мәгълүматлары буенча, пар казаны бинасында әлеге вакыйга тотрыксыз грунт һәм көндезге һәм төнге температура арасында зур аерма аркасында килеп чыккан. Сәбәпләр турында тулырак тикшерү эшләре тәмамлангач билгеле булачак.

Авариядән соң, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин кушуы буенча, 2018 елның 3 апреленә кадәр Казанда барлык пар казаннары биналарында, насос станцияләрендә һәм үзәк җылылык пунктларында планнан тыш тикшерүләр уза. Башкалада “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең 136 пар казаны бинасы һәм 46 кече ведомство пар казаны – аларның яртысыннан күбесенә 30 елдан артык. Билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең 4 пар казанын яңарту һәм 14 пар казаны бинасын төзекләндерү каралган.

Барлык яңалыклар