Бу офистагы ремонт эшләре белән бәйле.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июнь). 23 нче июньгә кадәр Казанның Вахитов районы күп функцияле үзәгендә хезмәт күрсәтү өчен документлар кабул ителмәячәк. Бу бүген офиста башланган ремонт эшләре белән бәйле.
Достоевский урамы, 35/10 адресы буенча урнашкан офиста ремонт тәмамланганчы әзер документларны гына алырга мөмкин булачак.
Хезмәт күрсәтүләрнең тулы исемлеген алу өчен башка Казан филиалларына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.