В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Имтиханның төп этабы 23 нче майдан 1 нче июльгә кадәр узачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче гыйнвар). Казан чыгарылыш укучылары 1 нче февральгә кадәр Бердәм дәүләт имтиханын узу өчен гариза бирә алалар. Анда сайланган предметлар исемлеген күрсәтергә кирәк.
Рус теле һәм математика буенча имтиханнар 2024 елгы чыгарылыш укучылары өчен мәҗбүри, чөнки аларны уңышлы үтү урта гомуми белем турында аттестат алу өчен кирәк. 11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән БДИның бары тик бер генә дәрәҗәсен – база яки профильле дәрәҗәсен сайлый ала. Узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан профиль дәрәҗәсендәге имтихан гына бирә ала. Калган фәннәрне укучылар сайлап тапшыра, алар югары уку йортына керергә ниятләүчеләргә кирәк.
Шәхесне раслаучы документ нигезендә гаризаны чыгарылыш сыйныф укучылары яки аларның ата-аналары (законлы вәкилләр) яза ала. Шулай ук ул вәкаләтле затлардан шәхесне раслаучы документ һәм ышанычнамә нигезендә кабул ителә.
Узган елгы чыгарылыш укучылары белем турында документларның оригиналын яки аларның расланган күчермәләрен күрсәтергә тиеш. Белем турында чит ил документының төп нөсхәсе яки күчермәсе чит телдән расланган тәрҗемә белән күрсәтелә. Техникум һәм колледж, шулай ук чит ил мәгариф оешмалары укучыларына урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне яки аларны быел тәмамлауны раслаучы белешмә күрсәтергә кирәк.
Гариза биргәндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән казанлылар психологик-медицина-педагогик комиссия тәкъдимнәренең расланган күчермәсен, ә инвалидлык белән тәмамлаучылар сәламәтлек үзенчәлекләре турында белешмәнең оригиналын яки аның расланган күчермәсен күрсәтергә тиеш.
Унберенче сыйныф укучылары уку урыны буенча гариза бирәләр, ә экстерннар – үзләре сайлаган аккредитацияләнгән мәктәпкә. Узган елгы чыгарылыш сыйныф укучыларына региональ мәгариф идарәсе тарафыннан расланган БДИ тапшыруга теркәлү бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Быел БДИ өч этапта узачак: вакытыннан алда (22 нче марттан 22 нче апрельгә кадәр), төп (23 нче майдан 1 нче июльгә кадәр) һәм өстәмә (4 нче сентябрьдән 23 нче сентябрьгә кадәр). Имтиханнар расписаниесе белән Рособрнадзор сайтында танышырга мөмкин.
Узган елларны тәмамлаучылар БДИны төп чорның резерв срокларында (20 нче июньнән 1 нче июльгә кадәр), 11 нче сыйныф укучылары – төп имтиханнар вакытында яки вакытыннан алда тапшыралар. Аерым уку предметлары буенча имтиханнар үткәрү вакыты туры килгән чыгарылыш укучылары аларны резерв көннәрендә тапшыра ала, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Элегрәк KZN.RU Россиядә БДИ уздыру даталары 2024 елда расланган дип хәбәр итте.