Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.07.2018, 13:51

Россия, Франция һәм Казахстан яшьләре Казанда “Татар яшьләре көннәренә” җыелдылар

Форум программасында – татар теле, тарих, дин, мәдәният һәм бию дәресләре.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). 23 июльдән 27 июльгә кадәр “Татар яшьләре көннәре” Халыкара яшьләр форумы уза. Анда катнашучылар “Борис Полевой” теплоходында 4 көндә Казан, Ульяновск, Самара, Болгар шәһәрләрендә булачаклар. Форумда Россия Федерациясенең 32 субъектыннан, шулай ук Франция һәм Казахстаннан 150 кеше катнаша.

Форум бурычлары – яшьләр арасында милли традицияләр һәм мәдәни кыйммәтләр үстерү һәм аларны татар халкы тарихы белән таныштыру. Чара программасында татар теле, тарих, дин, мәдәният һәм бию дәресләре каралган. Татар яшьләре көннәре делегатлары төрле семинар-тренингларда, түгәрәк өстәлләрдә катнашачаклар, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашачаклар.

Форумны ябу тантанасы, рәхмәт хатлары тапшыру, шулай ук “Лидер ДТМ-2018” бүләген тапшыру 27 июльдә 9.00 сәгатьтә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә узачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар

Россия, Франция һәм Казахстан яшьләре Казанда “Татар яшьләре көннәренә” җыелдылар

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). 23 июльдән 27 июльгә кадәр “Татар яшьләре көннәре” Халыкара яшьләр форумы уза. Анда катнашучылар “Борис Полевой” теплоходында 4 көндә Казан, Ульяновск, Самара, Болгар шәһәрләрендә булачаклар. Форумда Россия Федерациясенең 32 субъектыннан, шулай ук Франция һәм Казахстаннан 150 кеше катнаша.<br> </p> <p> Форум бурычлары – яшьләр арасында милли традицияләр һәм мәдәни кыйммәтләр үстерү һәм аларны татар халкы тарихы белән таныштыру. Чара программасында татар теле, тарих, дин, мәдәният һәм бию дәресләре каралган. Татар яшьләре көннәре делегатлары төрле семинар-тренингларда, түгәрәк өстәлләрдә катнашачаклар, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашачаклар. </p> <p> Форумны ябу тантанасы, рәхмәт хатлары тапшыру, шулай ук “Лидер ДТМ-2018” бүләген тапшыру 27 июльдә 9.00 сәгатьтә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә узачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте. </p>