Казанның муниципаль спорт мәктәпләрендә ачык ишекләр көннәре башланды
Казанның спорт мәктәпләрендә ачык ишекләр көннәре башланды. Бу атнада ата-аналар балаларын өстәл теннисы, гимнастика, җиңел атлетика һәм волейбол дәресләренә яздыра алалар. Керү ирекле.

Бүген Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә (Җәүдәт Фәйзи урамындагы 2а номерлы йорты буенча урнашкан) 17:30 сәгатьтә өстәл теннисы, нәфис һәм эстетик гимнастика, бокс һәм футбол буенча төркемнәргә җыелачаклар. Дәресләрне «Идел» ФСБның олимпия резервы спорт мәктәбе оештыра.

Үзәк стадионда (Ташаяк урамындагы 2 нче йорт буенча урнашкан) берничә очрашу планлаштырылган. Иртәгә «Атлетика» спорт мәктәбендә ачык ишекләр көне узачак. Башлана 17:30 сәгатьтә. Балаларны җиңел атлетика буенча күнегүләргә яздырачаклар. Шул ук көнне 18:00 сәгатьтә «Первая» спорт мәктәбе хезмәткәрләре спорт гимнастикасы һәм акробатика секцияләре турында сөйләячәкләр. Очрашу урыны — гимнастика залы. 6 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә «Юность» волейбол спорт мәктәбенә язылу узачак. Шәһәр халкын матбугат үзәгендә һәм спорт залында көтәчәкләр.

7 сентябрьдә берничә спорт мәктәбе төркемнәргә җыячак. 9:00 да «Ак Бүре» боз аренасында (Р.Ваһапов урамындагы 17 нче йорты) гандбол, тхэквондо һәм карате буенча күнегүләргә яздырачаклар. Спорт мәктәбендә «Ак Бүре» ФСБ хезмәткәрләре эшләячәк. Баланы «Волна» спорт мәктәбенә хоккейга, нәфис гимнастикага яисә йөзүгә 10:00 сәгатьтә Бондаренко урамындагы 2 нче йорт адресы буенча яздырырга мөмкин булачак. Монда ук «Дельта» спорт мәктәбенең ачык ишекләре көне узачак. Теләге булган һәркем йөзүгә языла алачак. Башлана —10:00 да. Шул ук вакытта «Триумф» спорт мәктәбе нәфис гимнастика һәм акробатик рок-н-роллга җыю үткәрәчәк. Чара О.Кошевой урамындагы 19 нчы йорт адресы буенча урнашкан спорт комплексында узачак.

Тулы җәдвал белән сылтама буенча танышырга була. Балаларны төркемнәргә язганда сәламәтлек торышы турында белешмә бирергә кирәк булачак, дип ачыклык керттеләр Казанның Физик культура һәм спорт комитетында.

Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә барлыгы 17 муниципаль спорт мәктәбе эшли. Аларда бушлай шөгыльләнергә мөмкин. Узган уку елында спорт мәктәпләрендә 16 мең 865 бала тәрбияләнгән, алар 46 төр дәресләргә йөргән.

2024-09-04T16:48:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.