ТР башкаласының өч инклюзив үзәге ачык ишекләр көне үткәрәчәк. Чаралар Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» коммерциячел булмаган автоном оешмасында.
Бүген, 2 апрель көнне, 17:30 сәгатьтә шәһәр халкын ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее заманча сәнгать галереясендә (Карл Маркс ур., 57) «Дети. АУ. РАСправим крылья» күргәзмәсе ачылышында һәм «
Крылья » дип аталган акыл тайпылышлары булган яшүсмерләр өчен инклюзив мультиформат үзәге
презентациясендә көтәләр.
Пәнҗешәмбе көнне, 3 апрельдә, 10:00 нан 18:00 гә кадәр кунаклар «
Тылсым » мәгълүмат үзәгенә (Ипподромная ур., 18) килергә мөмкин.
Җомга көнне, 4 апрельдә, 10:00 нан 18:00 гә кадәр казанлыларны «
Луч » ИҮенә чакыралар (Ильич ур., 21).
Теләге булган һәркем инклюзив үзәкләр педагогларына үз сорауларын бирә, укыту системасы, тәрбияләнүчеләр белән эшләгәндә куллана торган ысуллар турында өйрәнә, шулай ук оешмаларның проектлары белән таныша алачак.