Өч көнлек программага тәнкыйтьчеләрдән югары бәя алган картиналар кертелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче май). 20 нче майдан 22 нче майга кадәр «Мир» кинотеатрында Иран киносы көннәре узачак. Тамашачыларга тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнгән дүрт фильм тәкъдим ителәчәк.
Иран киносы көннәрен ачу тантанасы 20 нче майда 18:30 сәгатьтә була, ә 19:00 сәгатьтә «Минем ботинкаларым кайда?» кинокартинасы күрсәтеләчәк.
21 нче майда 17:40 сәгатьтә «Нульдән пьедесталга кадәр» биографик спорт фильмын карарга мөмкин булачак.
22 нче май көнне 17:00 сәгатьтә Ибраһим Хатами Кийа тамашачыларга «Тән сакчысы» фильмын тәкъдим итәчәк.
Иран киносы көннәре ябылышында «Акылдан язган йозак» фильмы күрсәтеләчәк. Сеанс 22 нче майда 19:00 сәгатьтә башлана.
Барлык фильмнар да оригинал телдә рус субтитрлары белән барачак, дип хәбәр ителә кинотеатр сайтында. Керү билетлар буенча.