В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлек эчендә шәһәр юлларыннан 28 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
Карны чыгару Айдаров, Әмирхан, Батурин, Бауман, Беломорск, Вересаев, Воровский, Восстание, Гаврилов, Гагарин, Гвардия, Даурия, Николай Ершов, Журналистлар, Ильич, Ипподром, Кошевой, Красиков, Кремль, Лесгафт, Михаил Миль, Туфан Миңнуллин, Новаторлар, Павлов, Павлюхин, Петербург, Пушкин, Клара Цеткин, Чехов, Чуйков урамнарыннан, шулай ук Универсиада, Ямашев проспектларыннан, Оренбург һәм Себер трактларыннан, Ирек мәйданыннан һәм башка участоклардан гамәлгә ашырылачак.
Үткән тәүлектә шәһәр урамнарыннан 28 мең 365 тонна кар чыгарылды, шәһәрне җыештыруда 1006 берәмлек махсус техника һәм 471 юл эшчесе катнашты, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан 262,8 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлектә 2075 тонна бозлавыкка каршы материал файдаланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 35,7 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.