В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 2 мең тоннага якын кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 1940 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 483 юл эшчесе һәм 443 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 138 катнаш юл машинасы, 115 трактор щеткасы, 70 үзбушаткыч, 52 фронталь төягеч һәм 44 "Барсик" мини-төягече, 10 грейдер, 10 кар төягеч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 708 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 72 тонна реагент һәм 636 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 453 юл эшчесе һәм 234 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: Әмирхан пр., Астрономия, Бауман, Беломорск, Ваһапов, Восстание, Годовиков, Гудованцев, Фатых Кәрим, Кутузов, Лаврентьев, Лукин, Меридиан, Окольная, Островский, Павлов, Петербург, Сабан, Сахаров, Симонов, Соловецких Юнг, Университет, Шамил Усманов, Сибгат Хәким, Челюскин, Чернышевский, Южно-Промышленная, Ямашев пр.