Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.12.2022, 10:46

Көндез Казанда юлларны чистартуга 607 эшче һәм 383 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән

Төнлә Казан урамнарыннан 9,4 мең тоннадан артык кар чыгарылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче декабрь). Узган төндә Татарстан башкаласы урамнарыннан 9435 тонна кар чыгарылган. Бозлавыкка каршы юлны эшкәртү өчен 31,8 тонна реагент һәм 48 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. Барлыгы 73 юл эшчесе һәм 398 берәмлек техника эшләгән.

Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, бүген урамнарны көндез 607 юл эшчесе һәм 383 махсус техника чистарта, шул исәптән 57 катнаш юл машинасы, 66 трактор щеткасы, 105 үзбушаткыч, 90 фронталь төягеч һәм башка транспорт.

Көн дәвамында кар Айвазов, Әхтәмов, Бауман, Васильченко, Восстание, Габишев, Гафури, Декабристлар, Ипподром, Коләхмәтов, Карл Маркс, Петербург, Серов, Театр һәм башка урамнардан чыгарылачак.

Бу атнада Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров район администрацияләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Ул шәһәрдәге юлларны чистарту өчен җаваплы подрядчы оешмаларның эшен тәнкыйтьләде. Шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Гафаров район администрация башлыкларына кар чыгаруны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы эшкәртүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.

Барлык яңалыклар