Төнлә Казан урамнарыннан 9,4 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, бүген урамнарны көндез 607 юл эшчесе һәм 383 махсус техника чистарта, шул исәптән 57 катнаш юл машинасы, 66 трактор щеткасы, 105 үзбушаткыч, 90 фронталь төягеч һәм башка транспорт.
Көн дәвамында кар Айвазов, Әхтәмов, Бауман, Васильченко, Восстание, Габишев, Гафури, Декабристлар, Ипподром, Коләхмәтов, Карл Маркс, Петербург, Серов, Театр һәм башка урамнардан чыгарылачак.
Бу атнада Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров район администрацияләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Ул шәһәрдәге юлларны чистарту өчен җаваплы подрядчы оешмаларның эшен тәнкыйтьләде. Шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Гафаров район администрация башлыкларына кар чыгаруны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы эшкәртүне контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.