В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 7,8 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казнь шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 384 юл эшчесе һәм 329 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 67 катнаш юл машинасы, 70 трактор щеткасы, 85 үзбушаткыч, 48 фронталь төягеч, 33 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Кар чыгару 8 Март, Айдаров, Академик Губкин, Бауман, Богатырская, Волков, Восстание, Декабристлар, Дементьев, Журналистлар, Рихард Зорге, Кирпичников, Кремль, Павлов, Петербург, Пионер, Аркылы Базар, Попов, Идел буе, Столяров, Тула, Фучик, Халезов, Клара Цеткин, Чехов, Чистай, шулай ук Оренбург һәм Себер трактлары территорияләреннән, Ирек мәйданыннан, муниципаль парковкалар һәм башка урамнарның участокларыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 7,8 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 593 махсус техника һәм 448 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан 208 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлектә 495 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 29,9 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.