В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 1231 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 337 тонна реагент файдаланылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь). Узган тәүлектә урамнарны җыештыруда 361 юл хуҗалыгы эшчесе һәм 405 берәмлек махсус техника катнашкан. Шул исәптән: 113 катнаш юл машинасы, 131 щеткалы трактор, 48 фронталь төягеч, 42 “Бошунг” катнаш юл машинасы, 30 үзбушаткыч, 36 “Барсик” минитөягече, 5 җәяүлеләр сукмакларын җыештыручы машина һ.б. махсус техника.
Эшләр шәһәрнең төрле районнарында башкарылган. Юл хезмәтләре шәһәр магистральләрен һәм җәяүлеләр сукмакларын бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәрткәннәр, кирәк булган очракларда себергәннәр һәм кар чистартканнар. Шулай итеп, тәүлек эчендә юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 1586 тонна материал, шул исәптән 1231 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 337 тонна реагент файдаланылган. Сезон башыннан 662 тонна реагент һәм 3515 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.
Эшләр бүген дә дәвам итә. Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматлары буенча, көндез Казан урамнарында 339 юл хуҗалыгы эшчесе һәм 227 берәмлек махсус техника – 68 щеткалы трактор, 47 катнаш юл машинасы, 32 үзбушаткыч, 17 “Бошунг” катнаш юл машинасы, 26 фронталь төягеч, 32 “Барсик” минитөягече, 5 җәяүлеләр сукмакларын җыештыручы машина һ.б. эшләячәк.