В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үткән тәүлектә шәһәр урамнарыннан 15,9 мең тонна кар чыгарылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 384 юл эшчесе һәм 370 берәмлек махсус техника, шул исәптән 60 катнаш юл машинасы, 62 трактор щеткасы, 124 самосвал, 55 фронталь төягеч, 38 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.
Кар чыгару Авангард, Авзалова, Адоратский, Актай, Батурин, Бауман, Белинский, Васильченко, Восстание, Галиев, Губкин, Әмирхан Еники, Зәкиев, Рихард Зорге, Искра, Шәриф Камал, Копылов, Кошевой, Краснококшайск, Кремль, Гадел Кутуй, Сул як Болак, Мәрҗани, Набережная, Нариманов, Новоселье, Павлюхин, Петербург, Порт, Седов, Сеченов, Симонов, Техника, Бакый Урманче, Фучик, Чапаев, Чуйков, Шоссе, Себер тыкрыгы, Себер Тракты, Ибраһимов, Җиңү һәм Ямашев проспектлары, Ирек мәйданы, шулай ук Белянкино, Жилплощадка һәм «Салават күпере» микрорайоннарыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 15,9 мең тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 793 махсус техника һәм 457 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 517,6 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлек эчендә 92 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 44,3 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.