Кышкы чор башланганнан 15 мең тоннадан артык кар чыгарылган
Фото: Марат Мугинов
Кар чыгару 2 нче Юго-Западная, Актай, Батурина, Бирюзовая, Вахитов, Гарифьянов, Гудованцев, Зорге, Ильич, Калинин, Галиәсгар Камал, Кремль, Маршрутная, Межлаук, Островский, Петербург, Аркылы Базар, Пушкин, Сыртланова, Кәрим Тинчурин, Тула, Химиков, Клара Цеткин, Чернышевский, Юлиус Фучик, Ягодинская урамнары участокларыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 3,5 мең тоннага якын кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 457 махсус техника һәм 391 юл эшчесе җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы чор башыннан 15 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Шәһәр юлларында тәүлегенә 131 тонна бозлавыкка каршы материал, шул исәптән 12 тонна реагент һәм 119 тонна ком-тоз катнашмасы файдаланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 7660 тонна бозлавыкка каршы катнашма кулланган.