Үткән тәүлектә шәһәр урамнарыннан 800 тонна кар чыгарылган.
Фото: Марат Мугинов
Кар чыгару 2 нче Тура, Батурин, Болотников, Гаврилов, Гладилов, Николай Ершов, Ипподром, Камчатка, Клара Цеткин, Краснококшайск, Кремль, Павлюхина, Парин, Сәетгалиев, Ташаяк, Ударная, шулай ук Горький шоссесы, Киров дамбасы, Оренбург Юлы, Себер тракты участокларыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 800 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 395 юл эшчесе һәм 415 махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында тәүлек эчендә 1104 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, шул исәптән 276 тонна реагент һәм 828 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан юл хезмәтләре 10,8 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.