В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үткән тәүлектә шәһәр урамнарыннан 2565 тонна кар чыгарылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 341 юл эшчесе һәм 225 берәмлек махсус техника, шул исәптән 60 катнаш юл машинасы, 55 трактор щеткасы, 41 самосвал, 26 фронталь төягеч, 28 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.
Кар чыгару Баруди, Батыршин, Беломорск, Бигичев, Вагапов, Габишев, Ершов, Ильич, Копылов, Космонавтлар, Кутузов, Миңнуллин, Петербург, Сибгат Хәким, Клара Цеткин, Чистай, Әмәт магистрале, Әмирхан , Ибраһимов, Җиңү проспектлары,Горький шоссесы, «Стамбул» скверыннан һәм башка участоклардан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 2565 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 377 юл эшчесе һәм 454 махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлектә 213 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 14,6 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.
Исегезгә төшерәбез, кичә Казанның Совет районында Гадел Кутуй урамында яңа җиденче кар эретү пункты файдалануга тапшырылды. Тәүлек эчендә ул 3,6 мең кубометр яки 300 КамАЗ карны утильләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Яңа станцияне сафка бастыру белән шәһәрнең барлык кар эретү пунктларының җитештерүчәнлеге тәүлегенә 15,6 мең кубометрга кадәр артачак.